Баш Оешма һәм хезмәтләр Иннополис лицее
Сылтамалар:
Элемтәләр:
Телефон:+7 843 590-23-48
Адресы:Квантовый бульвар урамы, 1
IT һәм математиканың гамәли үсеше

Белем бирүдә төп басым физика һәм математика фәннәренә, IT өйрәнүгә, иҗади һәм тикшеренү сәләтләрен үстерүгә ясала. Лицейда 7-11 сыйныфлар укый. 

Уку, яшәү һәм туклану – бушлай. Бассейн, спорт залы, чүлмәк ясау остаханәсе бар.

Укудан тыш

Лицейда актив волонтерлык хәрәкәте, үзидарә эшли. Күпләгән санда  олимпиадалар, хакатоннар уза. Бию, театр, музыка буенча иҗади түгәрәкләр эшли.

Ничек керергә

Апрель аенда укырга керү сынаулары башлана. Аларга түбәндәгеләр керә:

  • дистанцион тур;
  • математика, информатика, физика һәм рус теле  буенча турыдан-туры имтиханнар;
  • әңгәмә.

Укырга керү өчен юл картасы

Укудан соң

Лицей Татарстанның топ-5 мәктәбе арасында һәм чыгарылыш укучыларының көндәшлек сәләте буенча Россиянең топ-100 исемлегендә. Алар Иннополис университетына, Мәскәү дәүләт университетына, Югары икътисад мәктәбенә, Мәскәү физика-техника институтына һәм чит ил югары уку йортларына керәләр

Сораулар бармы?Безгә языгыз